Фәрит Мөхәммәтшин Андрей Воробьевка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде
Кичә «Крокус Сити Холл» концерт залында булган теракт — тыныч гражданнарга карата коточкыч җинаять. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевка юллаган кайгы уртаклашу телеграммасында шул хакта әйтелә.
Кайгы уртаклашу шулай ук Татарстан парламенты депутатлары исеменнән дә белдерелгән.
«Тыныч гражданнарга карата бу коточкыч җинаять безнең йөрәкләрдә кайгылы кайтаваз булып яңгырады. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының югалту ачысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгу телибез. Бу авыр мизгелдә сезгә ныклык һәм сабырлык. Татарстанның күпмилләтле халкы сезнең белән бергә кайгыра», — дип билгеләп үтелә текстта.
Элегрәк Андрей Воробьевка һәм Мәскәү мэры Сергей Собянинга кайгы уртаклашуын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Искәртик, 60тан артык кеше теракт корбаны булды.