Россия Мәдәният министрлыгы: Якын көннәрдә массакүләм чаралар уздырылмаячак
Якын көннәрдә федераль мәдәният учреждениеләрендә планлаштырылган барлык массакүләм һәм күңел ачу чаралары уздырылмаячак. Бу хакта РФ Мәдәният министрлыгында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТАСС.
«Крокус Сити Холлда» коточкыч фаҗига. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Сезнең белән бергә кайгырабыз. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу телибез», - дип белдерделәр ведомствода.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына ял көннәрендә массакүләм чаралардан уздырмаска һәм дәресләрне вакытлыча дистанцион форматка күчерергә киңәш итте.
- «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында 60тан артык кеше һәлак булган, дип хәбәр иткән идек.