Федераль иминлек хезмәте башлыгы 11 кешене тоткарлау турында Владимир Путинга хәбәр итте
Федераль иминлек хезмәте башлыгы Россия Президенты Владимир Путинга 11 кеше тоткарлану турында хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Агентлык мәгълүматлары буенча, сүз шул исәптән «Крокус Сити Холл»да терактта катнашкан 4 террорчы турында бара.
Кремль шулай ук «Крокус»тагы теракт эше буенча ярдәмче базаны ачыклау дәвам итүе турында хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Искәртик, 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга ут ачты, аннан соң янгын чыгарды. Бу факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылды. Гадәттән тыш хәл вакытында 60тан артык кеше һәлак булды, 100дән артык кеше хастаханәдә дәвалана, алар арасында балалар да бар.