«Крокус»та теракттан соң, Александр Лукашенко Владимир Путинга кайгы уртаклашу белдерде
Россия Президенты Владимир Путин Белоруссия коллегасы Александр Лукашенко белән телефон аша сөйләште. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Лукашенко Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залындагы теракттан соң тирән кайгы уртаклашуын белдерде. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә 110нан артык кеше һәлак булды.
Шулай ук дәүләт лидерлары террорчылыкка каршы көрәштә үзара хезмәттәшлеккә әзер булуларын раслады.