Алексей Песошин районнарның торак-коммуналь хезмәт өчен бурычларын тикшерергә кушты
Татарстанда түләүләр җыю буенча гомуми картина уңай булса (торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар халык арасында да, предприятиеләр арасында да кими) – кайбер муниципалитетларда хәл бөтенләй киресенчә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
«Гомуми картина уңай булса да, кайбер муниципалитетларда ситуация – киресенчә. Аннары, барлык объектив мәгълүмат та калкып чыкмый ахры. Барыбер чыгачак – бу айда булмаса, киләсе айда. Барлык проблемалы мәсьәләләр буенча баланс комиссияләре үткәрегез», - дип ассызыклады ул.
Чара барышында республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Фролов узган ел белән чагыштырганда Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларның кимүе турында белдерде. Әмма бу эштә проблемалы урыннар саклана, дип ассызыклады ул.