Игорь Комаров «Крокус»та теракт турында: Куркыныч, күз алдына китереп булмый торган кайгы
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында һәлак булучылар якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. Ул шулай ук зыян күрүчеләрнең барысына да савыгу теләде.
«Куркыныч, күз алдына китереп булмый торган кайгы. Көч һәм батырлык сезгә. Бөтен Идел буе сезнең белән бергә кайгыра», – дип китерә Комаровның сүзләрен аның матбугат хезмәте.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан үзәгендә «Крокус Сити Холл»да булган теракт корбаннарына мемориал оештырылды. Соңрак Чаллы, Әлмәт, Менделеевск һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә мемориаллар оештырылды.
Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм кичә кич ясалды. 110нан артык кеше фаҗига корбаны булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Бүген республикада барлык массакүләм чараларын уздыру туктатылды.