«Крокус Сити Холл»да теракт булу сәбәпле, Казахстан Президенты кайгы уртаклашты
Россия һәм Казахстан Президентлары Владимир Путин һәм Касым-Жомарт Токаев телефоннан сөйләште. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Касым-Жомарт Токаев «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында күп санда корбаннар булу сәбәпле, тирән кайгы уртаклашу белдерде. Ул бу варварлык җинаятен катгый тәнкыйтьләде һәм һәлак булганнарның гаиләләренә кайгы уртаклашу, зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу теләвен җиткерүне сорады», диелә хәбәрдә.
Яклар террорчылыкка каршы хезмәттәшлекне активлаштыру ниятен раслады.