Патриарх Кирилл Мәскәү епархиясе храмнарында куркынычсызлыкны көчәйтергә кушты
Патриарх Кирилл «Крокус Сити Холл»дагы теракттан соң Мәскәү епархиясе гыйбадәтханәләре иминлеген көчәйтергә кушты, дип хәбәр итә РИА Новости.
Искәртик, 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан тыныч гражданнарга ут ачты, аннан соң янгын чыгарды. Бу факт буенча террорчылык турында җинаять эше кузгатылды.
Беренчел мәгълүматлар буенча, барлык террорчылар тоткарланган. Хәзерге вакытта 115 кешенең һәлак булуы билгеле. Тагын 100дән артык кеше хастаханәләрдә ята, алар арасында балалар да бар.