Ютазы авылының «Фәтех» мәчетендә ифтар мәҗлесе булды
Ютазы авылының «Фәтех» мәчетендә ифтар мәҗлесе уздыa. Ел саен ураза вакытында Ютазы авылы мөселманнарының бәйрәм табыны оештыруы күркәм гадәткә әверелде. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.
Быел да мәчетнең якты бүлмәсенә төрле буын вәкилләре — балалар, яшьләр, өлкән яшьтәгеләр җыелды. Анда 94 яшьлек Фәүзия абыстай һәм дүрт яшьлек Ислам да катнашты. Гомумән алганда, бу көнне авылдашларның дүрт буыны бергә җыелды. Мәчеткә килүче авыл халкы Аллаһы Тәгаләдән җир йөзендәге һәрбарча кешенең тынычлыкта һәм иминлектә яшәвен сорап, дога кылды.
Урыссу бистәсенең «Мәхмүт» мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин изге Рамазан аеның кыйммәтләре, кадере турында сөйләде. Ул мәчеткә җыелган мөселманнарның игътибарын тулаем тыелу көченә юнәлдерде.
«Ашаудан тыелу белән бергә, бу ай әле төрле начар гамәлләрдән тыелу ае да, – дип билгеләп үтте ул үз вәгазендә. Аллаһы Тәгаләгә иман китерүчеләр өчен ураза тоту — бер ай эчендә начар сыйфатлардан чистарыну максатыннан, әйләнә-тирәдәге мәгълүматны кабул итүче күзләр, колаклар, тел, ис сизү һәм тәм тою хисе кебек сыйфатларыңа да хуҗа була белү. Ә бер айдан инде яхшылык һәм игелек адәм баласы өчен гадәткә әвереләчәк», – дип сөйләде ул.
«Фәтех» мәчете хәзрәте Илдар Раянов Рамазан аена кадәр мәдрәсә бинасын төзекләндергән. Монда җылы, уңайлы һәм матур. Һәм мул сыйлы өстәлләрне дә биредә әзерләгәннәр. Картлык яки сәламәтлекләре аркасында ифтарга килә алмаган ютазылыларга ризыкны өйләренә илттеләр.
Район җитәкчелеге вәкиле, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов исә Ютазы авылы халкын тәмле бәлеш белән сыйлады.
Сүз уңаеннан. 2024 елның июнендә Ютазы мәчете үзенең 20 еллык юбилеен билгели.
Фото: http://yutazy.ru/