Равил Гайнетдин «Крокус»та кешеләрне коткарган 15 яшьлек Ислам Хәлиловны бүләкләячәк
Россия мөселманнарының Диния нәзарәте лидеры Мөфти Шәех Равил Гайнетдин яшь герой - 15 яшьлек Ислам Хәлиловны мөселманнарның югары бүләгенә тәкъдим итте. Ул теракт вакытында «Крокус Сити Холл» бинасыннан 100дән артык кешене алып чыккан. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Мөфти Шәех Равил Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчете мәхәллә кешеләре - әтиле-уллы Хәлиловларга шәхси чакыру тапшырды. Изге Рамазан аенда җомга көнне Мәскәү Җәмигъ мәчетендә безнең 15 яшьлек Ислам бүләкләнәчәк. Аңа кыюлыгы һәм кешеләрне коткарганы өчен Россия мөселманнарының «Хезмәтләре өчен» медале тапшырыла.
Ислам «Крокус Сити Холл» концерт залы гардеробында эшләгән. Аның сүзләренчә, эшкә урнашканда барлык хезмәткәрләргә гадәттән тыш хәл очрагына инструктаж үткәргәннәр. Теракт вакытында ул инструкция буенча эш иткән, эвакуацияне контроль астына алып, кешеләрне тар аралыктан чыгара алган, аларны хезмәткәрләр йөри торган ишектән урамга алып чыккан.