«Крокус»тагы теракт сәбәпле, Африка илләре лидерлары кайгы уртаклашу белдерде
Африканың кайбер илләре лидерлары «Крокус Сити Холл» концерт залындагы теракт белән бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Телеграммалар текстын ТАСС бастырды.
Конго Республикасы Президенты Дени Сассу-Нгессо Россиядәге хезмәттәше Владимир Путинга телеграммасында билгеләп үткәнчә, фаҗига дөнья илләренә «террорчылыкны бетерү өчен тагын да тыгыз һәм нәтиҗәле эшләү» кирәклеген күрсәтте.
«Бу бик кайгылы вакыйга сәбәпле, Конго халкы һәм хөкүмәте исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән мин Сезгә, Россия Федерациясенең дустанә халкына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә кайгы уртаклашу белдерәм», - диде Сассу-Нгессо.
Сенегал Президенты Маки Саль терактны гаепләде, аның нәтиҗәсендә бик күп кеше һәлак булды һәм җәрәхәтләр алды. «Россия халкына һәм хөкүмәтенә теләктәшлек белдерәм һәм аларга чын күңелдән кайгыларын уртаклашам», - диде ул.
Красногорскидагы концерт залында булган терактка бәйле рәвештә, шулай ук Владимир Путинга кайгы уртаклашу юлламасын Марокко короле Мөхәммәд VI юллаган.
Үзәк Африка Республикасы Президенты Фостен-Арканж Туадера бу хәлне катгый рәвештә гаепләде һәм Хөкүмәт белән үз халкы исеменнән фаҗига корбаннары гаиләләренә кайгы уртаклашуын белдерде.
«Үзәк Африка Республикасы тынычлык яратучы халыкка каршы бу куркак террорчылык актын кискен рәвештә гаепли», - диде Туадера.
22 мартта Мәскәү өлкәсенең концертлар залында һөҗүм булды. Россия тикшерү комитетының соңгы мәгълүматларына караганда, «Крокус Сити Холл» концертлар залында һәлак булучылар 133 кеше тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Кичә Мәскәү вакыты белән 15.30 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать вакытында 24 мартны Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан итте. Сербия һәм Никарагуа Республикаларында Россия халкына теләктәшлек белдереп матәм көне игълан ителде.
Элегрәк Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев, Румыния Тышкы эшләр министрлыгы, АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен кайгы уртаклашу белдерде.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Крокус Сити Холл» концертлар залындагы теракт корбаннарына Казан, шулай ук Чаллы, Менделеевск, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама һәм Бугелмәдә мемориал оештырылган.