Медведев «Крокус»та терактны оештыруга катнашы булганнардан үч алыначагын белдерде
Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Телеграм-каналында Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залында терактны оештыруга катнашы булган барлык кешедән үч алыначагын белдерде.
«Без һәркем өчен үч алачакбыз. Кемнең катнашы бар, туган иле һәм статусына карамастан - хәзер безнең легаль һәм төп максат», - дип уртаклашты вазгыятьне һәм перспективаларны аңлавы белән Россиянең элеккеге президенты.
«Көтегез, адәм актыклары», - дип өстәде Медведев, гадәттәгечә тупас сүзләрдән тыела алмыйча.
Җомга, 22 мартта, Мәскәү өлкәсендәге концертлар залына һөҗүм ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча 133 кеше һәлак булган санала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күптән түгел искәрткәнчә, зыян күрүчеләр 154 кешегә җиткән. Шимбә, 23 мартта Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда якшәмбе көнен илкүләм матәм көне дип игълан итте.
Россиянең күп шәһәрләрендә мемориаллар барлыкка килде. Татарстанда, аларны Казан, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Менделеевскида оештырдылар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.