Мордовия имамнары махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсендә булды
Мордовия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бу ярдәм мөселманнар өчен изге Рамазан аена аеруча актив бара. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөфти урынбасары, имам-мөхтәсиб Рәшит хәзрәт Габдрәшитов Белозерье авылының Җәмигъ мәчете имамы Ринат хәзрәт Габдрәшитов һәм «Россия гаиләләре берлеге» бүлекчәсе җитәкчесе Альберт Алукаев белән махсус хәрби операциядә катнашучылар, Саранскида һәм республика районнарында аларның гаилә әгъзалары янында булды.
«Мөселманнарның Диния нәзарәтеннән без гаиләләргә барып, зур булмаган бүләкләр тараттык, әмма иң мөһиме - кешеләр безгә игътибар өчен рәхмәт әйтә, бу алар өчен бик мөһим», - диде Рәшит хәзрәт Габдерәшитов.
«Россия гаиләләре берлеге»нең Мордовия бүлеге рәисе Альберт Алукаев сүзләренчә, аларга «махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләрендә булу авыр булган. Әмма бу кирәкле гамәл! Мондый очрашулар кешегә ярдәм итә, аларның якын кешеләре гомерен тикмәгә бирмәгәнен искәртә». Шулай ук волонтерлар кирәкле әйберләрне сатып алган һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәргән.
Мордовия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Раил Асаинов имамнарның эшен югары бәяләде һәм аның алга таба да дәвам итәчәген билгеләп үтте.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм - безнең гражданлык бурычыбыз да, безнең дини бурычыбыз булып тора. Имамнарның бу эшкә бик җаваплы каравын сорыйм. Һәрвакыт минем ярдәмемә өметләнә аласыз», - диде мөфти Раил хәзрәт.