Эчке эшләр министрлыгы «Крокус» янында кинолог машинасы торган дигән хәбәрне кире какты
Кайбер Telegram-каналларда һәм социаль челтәрләрдә террорчылар һөҗүм иткән вакытта «Крокус Сити Холл» парковкасында торган микроавтобусның (имештер, ул полиция кинологик хезмәте автомобиле булган) фото һәм видеосы чыкты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Кадрларда сурәтләнгән машина – ашыгыч ярдәм автомобиле.
Эчке эшләр министрлыгында гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерларны тикшерелмәгән мәгълүмат урнаштырмаска һәм бары тик хокук саклау органнарының рәсми хәбәрләренә генә ышанырга чакырдылар.
Мәскәү өлкәсендә урнашкан концерт залына җомга көнне, 22 мартта һөҗүм иттеләр. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 137 кеше һәлак булган. Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы зыян күрүчеләр санына төгәллек кертте: алар – 182 кеше.