Кыргызстанда Нәүрүз бәйрәме уңаеннан тантаналы чара узды
21 мартта Кыргызстанның Җәләлабад өлкәсе «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе Нәүрүз бәйрәме уңаеннан тантаналы чарада катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм программасында театральләштерелгән тамашалар тәкъдим ителгән иде, анда «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе һәм иҗтимагый берләшмә әгъзалары актив катнашты. Шул ук милли күңел ачулар, концерт программасы һәм милли кулинария эшләнмәләре урын алган ярминкә оештырылды.