Бастрыкин: «Крокус»тагы теракт эше буенча гаепләнүчеләр заказчылар турында күрсәтмә бирде
Гаепләнүчеләр заказчылар һәм Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт әзерләүдә ярдәм итүчеләр турында җентекле күрсәтмәләр биргән. Бу хакта кичә РФ Президенты Владимир Путинга Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин хәбәр итте.
«Дүрт башкаручыга гаепләүләр билгеләнде. Алар барысы да сорау алуда гаепләрен таныды һәм судта заказчылар һәм аларга ярдәм иткән кешеләр турында җентекле күрсәтмәләр бирде», – дип билгеләп үтте ул.
Башкаручыларга машина, фатир һәм акча биргән тагын өч кеше тоткарланган.
Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм җомга кичендә, 22 мартта ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, теракт нәтиҗәсендә 139 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булды. 182 кеше яраланды.
Хәзерге вакытта тоткарланган унбер террорчының җидесе Мәскәүнең Басман суды карары буенча ике айга кулга алынган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.