Мишустин: 2023 елда хезмәт хакларының номиналь үсеше 14 процентны тәшкил итте
Россия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин россиялеләрнең хезмәт хаклары һәм реаль керемнәре артты дип белдерде.
Аның белешмәләре буенча, 2023 елда хезмәт хакының номиналь үсеше 14 проценттан артык, ә реаль үсеш 7,8 процентны тәшкил итә.
Мишустин ассызыклаганча, керемнәрне арттыруда индексацияләр, түләүләр һәм барлык социаль чаралар, социаль казначылык, шулай ук балаларга бердәм пособие мөһим роль уйнаган, дип китерә ТАСС сәясәтче сүзләрен.
«Бу мәгънәдә реаль керемнәр арта, бу абсолют факт», - дип йомгаклаган премьер-министр.