Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстандагы «Айритом» ирекле сәүдә зонасын күрсәттеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Сурхандәрья өлкәсе хокиме Улугбек Косимов Үзбәкстанның Термез шәһәрендәге «Айритом» ирекле сәүдә зонасында булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Мәйданы 260 мең квадрат метр тәшкил иткән объект 3 мең кибет өчен сәүдә комплексын, җитештерү һәм склад биналарын, шулай ук логистика үзәген берләштерә.
Сәфәр вакытында ТР Рәисенә ирекле сәүдә зонасының концепциясе хакында сөйләделәр. Аерым алганда, түләүне чит ил валютасында кабул итү, өстәмә салым ташламалары, эшкуарларны таможня пошлинасыннан азат итү һәм 10 көнлек визасыз режим проектның өстенлекләре булып тора.