Синоптиклар Татарстанда яңгыр, буран һәм юлларда кар боткасы турында кисәтте
Бүген Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм кар көтелә, явым-төшем күләме тәүлегенә 15-30 миллиметр тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төньяктан көчле җил исә, аның тизлеге урыны белән секундына 23 метрга җитәчәк, дип искәртә синоптиклар. Республиканың көнбатыш районнарында буран көтелә, явым-төшем сәбәпле юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр кими.
Машина йөртүчеләрне көчле бозлавык, кар боткасы хакында кисәттеләр, урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Һава температурасы -1..+4 градус тәшкил итәчәк.