Һава шартлары начар булу сәбәпле Казанда 10 светофор эшләми
Һава шартлары начар булу сәбәпле Татарстан башкаласында 10 светофор эшләми, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәренең Транспорт комитетында. Биредә аңлатуларынча, көчле җил һәм яңгыр сәбәпле светофорларның контакт үткәргече юешләнгән.
«Барлык кизү бригадаларын светофорларны төзәтергә җибәрделәр. Шулай ук әлеге участокларда юл-патруль хезмәте көчләре белән юлдагы вазгыятьне көйләү өчен ЮХИДИ идарәсенә дә мәгълүмат тапшырылды», - дип белдерделәр комитетта.
Хәзерге вакытта шәһәрнең ун чатында төзекләндерү эшләре бара:
- Вахитов-Яруллин
- Болак-Җәлил
- Ферма шоссесы-Тула
- Чуйков-39 квартал
- Серов-Восход
- Восстание-Октябрь
- Мамадыш тракты-Хезмәт
- Г.Кутуй-Сахаров
- Болак-Париж Коммунасы
- Зорге, 11 йорт
Машина йөртүчеләргә урам чатын чыкканда өстенлек бирә торган билгеләргә карап хәрәкәт итәргә кирәклеген искәрттеләр.