Президентлар һәм гади кешеләрнең фотолары: Казанда Михаил Козловскийның күргәзмәсе ачыла
29 мартта 16.00 сәгатьтә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең фотографы Михаил Козловскийның тууына 70 ел тулуга багышланган «Михаил Козловский. Эпоха» дип аталган фотокүргәзмә ачыла.
Күргәзмәне оештыручылар хәбәр иткәнчә, фотограф үз иҗатында Советлар иленнән алып үзгәртеп кору һәм бүгенге Россиягә, РФ Президенты Борис Ельцинның республикага сәфәрләреннән алып Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның эшче кадрларына кадәр дәүләт үсешен күрсәткән. Күргәзмәдә барлыгы 200дән артык уникаль фото тәкъдим ителгән.
Фотокүргәзмәдә шулай ук Козловскийның «Советская Татария», «Вечерняя Казань», «Известия Татарстана» газеталарында фотохәбәрче вазифасындагы эшләре дә урын алачак. Аларның барысы да төбәктә яшәүчеләргә багышланган һәм республикада гомер итүче халыкларның милли колоритын, традицияләрен чагылдыра.
Күргәзмә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештырылган.
«Михаил Борисович безнең өчен, Кремль пулы журналистлары өчен һәрвакытта да эталон булды. Ул, елъязмачы кебек, тарихи вакыйгаларны чагылдыра алган медианың бердәнбер вәкиле һәм әлеге вакыйгаларның шаһиты иде. Аның күргәзмәсенең кыйммәте нәкъ менә шунда», - дигән хис-кичерешләре белән уртаклашты ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова билгеләп үткәнчә, фотографның кайбер эшләре күргәзмәдә беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә 12 майга кадәр дәвам итә, анда галерея билетлары белән керергә мөмкин.