Чаллыда бер ай элек югалган 22 яшьлек егетне эзлиләр
Чаллыда 22 яшьлек ир кеше югалган. Бу хакта мәгълүмат ТР югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү үзәкнең «ВКонтакте» төркемендә урнаштырылган.
Ир-атның кайда булуы 28 февральдән бирле билгеле түгел. Шулай ук аның югалган көнне нәрсә кигәне дә билгесез.
Билгеләре: буе 165-170 см, уртача гәүдәле, кыска чәчле, күзләре көрән.
Махсус билгеләр: уң кулының култыкларында беләзек рәсеме белән татуировка, кулбашларында кул рәвешендә татуировка бар.