«Тантана» премиясенең «Кече формалы иң яхшы спектакле» игълан ителде
«Әкият» курчак театрының «Авиатор» спектакле «Тантана» премиясендә «Кече формалы иң яхшы спектакль» дип танылды.
Премияне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова тапшырды.
«Авиатор» спектаклен Евгений Водолазкин әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйды. Спектакльдә төп персонажның курчагы боздан ясалган.
«Тантана» премиясе дипломын театр артистлары кабул итеп алды.