Фәннәр академиясе татар телен кулланып, ясалма интеллект тикшеренү үзәген булдырырга тели
Татарстан Фәннәр академиясе татар телен куллануга басым ясап, ясалма интеллект тикшеренү үзәген булдыру мөмкинлеген карый. Бу хакта академия президенты Рифкать Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының 52нче утырышында хәбәр итте.
«Мәгълүмати технологияләрне цифрлаштыру һәм массакүләм куллану шартларында татар телен саклау һәм үстерү өчен актуаль мәсьәләләрнең берсе булып татар теле өчен компьютер технологияләренә заманча IT-чишелешләр эшләү һәм кертү тора», - дип белдерде докладчы.
Ул ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының «Татсофт» тәрҗемәчесе турында сөйләде. Бүгенгә дөньяның 110 иленнән 30 миллионнан артык мөрәҗәгать эшкәртелгән. «Google Play да Android өчен мобиль кушымтаның бета-версиясе бар, апрельдә iOS өчен версия барлыкка килергә тиеш», - диде Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, заманча тел сервислары булдыру өчен, сыйфатлы лингвистик ресурсларның зур күләме кирәк. Институтта мондый ресурсларның берничә төре эшләнде һәм даими рәвештә тулыландырыла. Алар - татар теленең милли корпусы, татар халык сөйләшләренең электрон атласы, «Төрки морфема» лингвистик порталы.
Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел Гамәли семиотика институты татар теле өчен беренче гомум аңлаешлы сөйләм сервисын тәкъдим итте. Ул татар сөйләмен танып белергә һәм синтезларга мөмкинлек бирә. «Безнең белгечләр телләрнең зур модельләрен булдыру һәм сөйләм датасетларын әзерләү өстендә эшли», - диде спикер.