Чиләбедә «Татар кызы. Яз чәчәкләре» һәм «Татар егете. Шаян батырлар!» бәйгесе уза
Чиләбедә «Татар кызы. Яз чәчәкләре» һәм «Татар егете. Шаян батырлар!» бәйгесенең сайлап алу туры төгәлләнде. Бу хакта Чиләбе татарлары конгрессының «Вконтакте» төркемендә хәбәр ителә.
Балалар үз талантларын, зирәклекләрен, фантазияләрен һәм артистлык осталыгын күрсәтте.
Сайлау алу туры йомгаклары буенча, жюри бәйгенең финал чараларында катнашачак конкурсантларны сайлап ала, диелә хәбәрдә.