Тинчурин театры спектакле фин-угор халыклары театрлары фестивалендә катнаша
Тинчурин театрының «Хан кызы Турандык» музыкаль трагикомедиясе Йошкар-Ола шәһәрендә узачак фин-угор халыклары театрларының XVI Халыкара фестивалендә катнашачак.
«Әлеге спектакль М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры сәхнәсендә 28 майда 18.00дә тәкъдим ителәчәк», - дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Әлеге спектакль тикмәгә генә фин-угор халыклары театрлары фестиваленә эләкмәгән. «Хан кызы Турандык» спектаклен Венгрия командасы – режиссер Сәрдәр Таһировский, куючы рәссам Анна-Мария Купаж һәм композитор Бакк-Давид Ласло сәхнәләштерде, дип искәртә театр.
- Фин-угор халыклары театрларының XVI Халыкара фестивале Йошкар-Олада 24-30 майда уза.