Мәскәү мәчетләрендә Кадер киче программасы билгеле
2024 елның 5 апреленнән 6 апрельгә каршы төндә Мәскәү мәчетләрендә Кадер киче билгеләп үтелә. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башкаланың һәм илнең төп мәчете - Мәскәү Җәмигъ мәчетендә дин тотучылар өчен төнге догалар һәм дини-белем бирү программасы узачак:
21:00 сәгатьтә Мәскәү мөфтие Илдар Аләветдинов өммәткә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итәчәк, шулай ук ул иша намазын җитәкли.
21:08 сәгатьтә имам-хатыйб Әхмәт Залихаев тәрәвих намазын җитәкли.
23:00 сәгатьтә имам-хатыйб Ислам Зарипов Кадер киченең мәгънәсе турында лекция укый.
00:00 сәгатьтә имам-хатыйб Мостафа Кютюкчю тәсбих намазын җитәкли.
01:00 сәгатьтә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Коръән укыла.
02:00 сәгатьтә имам-хатыйб Дамирҗан Зәйнетдинов бәйрәм намазына әзерлек турында лекция укый һәм дога кыла.
Чара иртәнге намазга кадәр дәвам итә.
Мәскәүнең мемориаль һәм тарихи мәчетләре дин тотучылар өчен төне буе ачык була, аларда күмәк намаз укыла һәм сәхәр оештырылачак.