Владимир Путин Курган һәм Төмән өлкәләрендә котылгысыз су басуга әзерләнергә кушты
Россия Президенты Владимир Путин Курган һәм Төмән өлкәләре губернаторлары Вадим Шумков һәм Александр Моор белән телефоннан сөйләште. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмә вакытында су биеклегенең кисәк күтәрелүе көтелүен исәпкә алып төбәктәге вазгыять тикшерелде.
«Соңгы 100 елда су биеклегенең аномаль күтәрелүе сәбәпле гидротехник корылмаларда су агызуны мәҗбүри арттыруга бәйле рәвештә су басуның котылгысызлыгы билгеләп үтелде», - диелә хәбәрдә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия Президенты Оренбург өлкәсендә язгы ташу, шулай ук Курган һәм Төмән өлкәләрендә су басу куркынычына бәйле вазгыять хакында кабат фикер алышты.