Салават Фәтхетдинов IX «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында катнаша
Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов IX «Мәскәү – Татарстан күпере» Мәскәү яшьләр форумында катнаша. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Сезне спикерлар һәм кунаклар белән таныштыруны дәвам итәбез. 13 апрельдә Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Казан мәдәният институты профессоры Салават Фәтхетдинов яшьләр белән очраша. Башлана 14.30 сәгатьтә», - диелә хәбәрдә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, форумда режиссер һәм актер Александр Баширов, Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илче, Парижда Россиянең ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Ринат Әләүтдинов, Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин катнаша. Шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.
Чара 13 апрельдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында уза. Адресы: Мәскәү, «Аэропорт» метро станциясе, Ленинград проспекты, 51 йорт, 1 корпус.