Татар конгрессы Бүздәк районындагы Татар мәдәни үзәгенә төсле принтер һәм телевизор бирде
Бөтендөнья татар конгрессы Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәгенә төсле принтер һәм телевизор тапшырды. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.
3 апрельдә Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәгендә булды.
Биредә ул әлеге үзәк җитәкчесе Гүзәл Гәүһәрова белән очрашты. Очрашу барышында Гүзәл Гәүһәрова үзәккә төсле принтер һәм телевизор кирәклеген билгеләп үтте.
5 апрельдә, Васил Шәйхразыев кушуы буенча, Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәгенә бүләкләр бирелде. Төсле принтер һәм телевизорны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин тапшырды, диелә хәбәрдә.