Россия төбәкләрендә 59 меңнән артык кунакханә номеры төзеләчәк
Россиядә ташламалы кредит бирү программасы буенча 59 меңнән артык кунакханә номеры төзеләчәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко әлеге механизмны кулланып туринфраструктура проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә әйтте.
«Президент Владимир Путин туристлык инфраструктурасын төзү буенча ташламалы кредит бирү программасын киңәйтүне хуплады», - дип сөйләде вице-премьер.
Бүгенге көндә Россиянең 55 төбәгеннән барлыгы 900 млрд сумлык 189 проект сайлап алынган — сайлап алу март ахырында тәмамланды. Чернышенко сүзләренчә, программа шартларына туры килгән барлык гаризалар да хупланган. Аларны гамәлгә ашыру 59 меңнән артык номер фонды булган кунакханәләр булдырырга ярдәм итәчәк.