Татарстан Лисичанскида суүткәргеч линияләрен төзекләндерүне дәвам итә
Татарстаннан килгән авария бригадалары Лисичанск «Водоканалына» ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Җылыту сезоны тәмамланганнан соң республика белгечләре шәһәрнең үзәк суүткәргечен торгызуга кереште.
«Без торбаларны тулысынча алыштыру һәм системаны торгызу таләп ителә торган иң катлаулы участокларда эшлибез», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га «Казэнерго»ның инженер-техник хезмәткәре Николай Айдов.
Лисичанскига килгән казанлылар бер атна эчендә Лисичанск суүткәргече системасында 15 җитди өзеклекне бетергән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан килгән авария бригадалары шефлык территориясендә 2023 елдан бирле эшли – бу «Казэнерго» АҖ һәм Яшел Үзән «Водоканалы» белгечләре, алар ай саен бер-берсен алыштыралар. Аларның эше нәтиҗәсендә шәһәрдә утыздан артык күп катлы йортларда җылыту системасы торгызылган, йөзләгән метр яңа торбаүткәргеч салынган, су һәм җылылык трассаларында дистәләгән аварияләр бетерелгән.