Татарстан 2030 елга кадәр халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклауга 12 млрд сум бүлеп бирә
2024 елдан 2030 елга кадәр Татарстан халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклауга, янгын куркынычсызлыгы һәм су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә 12 млрд сумнан артык акча бүәлеп бирә ала. Республиканың тиешле дәүләт программасына үзгәрешләр кертү проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан эшләнгән проект программаны ике этапка бүлүне күздә тота: 2014-2023 еллар һәм 2024-2030 еллар. Элегрәк программа паспортында 2014 елдан 2027 елга кадәр вакыт аралыгы күрсәтелгән иде.
Аның үтәлеше өчен Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко җаваплы булачак.
Дәүләт программасын үтәү күрсәткечләре буларак халыкка, икътисадка һәм әйләнә-тирә мохиткә социаль, икътисади һәм экологик зыянны киметү, шул исәптән янгын сүндерүчеләрнең һәлак булу куркынычын киметү, травматизм, янгын ешлыгын киметү, подразделениеләрнең вакыйга урынына килү вакыты, су объектларында кешеләрнең һәлак булуы һәм башкалар исәпкә алыначак.
Татарстанда Дәүләт торак күзәтчелеге бүлекчәләренең эшен үстерү һәм камилләштерү, белгечләрнең квалификациясен күтәрү, республикада коткару көчләрен үстерү, экстремаль шартларда эшләүче һәм гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән затлар өчен реабилитация системасын камилләштерү, «Имин шәһәр» комплексын үстерү планлаштырыла.