Котяков: Ел ахырына кадәр 29 социаль ярдәм чарасын алуны гадиләштерелгән ысулга күчерәбез
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Президент кушуы буенча гражданнар өчен мөмкин кадәр гади форматта социаль ярдәм чаралары күрсәтү өстендә эшли. Бу хакта ведомство башлыгы Антон Котяков дәүләт башлыгы Владимир Путин белән очрашуда сөйләде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
«Без үз эшебезне федераль дәрәҗәдән башладык. Бу инициативаны без «Социаль казначылык» дип атадык, ул гражданнарыбыз өчен ярдәм чараларын алуның аңлаешлы һәм гади механизмнарын гамәлгә кертә», — дип билгеләп үтте министр.
Котяков хәбәр иткәнчә, федераль дәрәҗәдә мондый эш форматына 41 федераль ярдәм чарасы күчерелгән, ә 2024 ел ахырына кадәр тагын 29 чара күчереләчәк.
«Тулаем алганда федераль дәрәҗәдә без 2024 ел ахырына федераль ярдәмнең барлык чаралары буенча социаль казначылык принцибын гамәлгә кертүне тәмамлыйбыз», — дип йомгаклады министр.