Рөстәм Миңнеханов Кытайның Чанчунь шәһәренә килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытайга, Цзилинь провинциясенең Чанчунь шәһәренә килде.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Миңнеханов сәфәр кысаларында җирле предприятиеләрдә булырга, «Цзилинь-Татарстан» түгәрәк өстәлендә катнашырга, шулай ук провинция җитәкчелеге белән очрашырга планлаштыра.