Рөстәм Миңнеханов Цзилинь шәһәре губернаторы белән очрашу үткәрде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цзилинь провинциясе губернаторы Ху Юйтин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул губернаторга җылы кабул итүләре, Татарстан делегациясенә провинциянең сәнәгать һәм икътисади потенциалын өйрәнергә тәкъдим ителгән кызыклы программа өчен рәхмәт белдерде.
Губернатор, үз чиратында, аңа Кытай провинциясендә Татарстанны сәламләү күңелле булуын әйтте. Ул белдергәнчә, Кытай һәм Россия мөнәсәбәтләрендә хезмәттәшлек өчен яхшы нигез салынган инде. «Без Россия төбәкләре белән хезмәттәшлеккә җитди игътибар бирәбез», - дип ышандырды губернатор.
Татарстан икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә бик яхшы үсеш алган, дип өстәде ул. Өстәвенә, республика делегациясенең Цзилиньга сәфәре ике ил бизнесын якынайтырга тиеш.
«Соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Безнең илләрнең товар әйләнеше үсә бара. Лидерлар 2030 елга кадәр икътисади хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен үстерү планы турында белдерүләренчә, товар сату һәм хезмәт күрсәтү күләмен берничә тапкыр арттыру һәм кайбер стратегик юнәлешләр буенча элемтәләрне тирәнәйтү бурычы куелган», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Мисал сыйфатында ул финанс өлкәсен, сәнәгать-технология һәм транспорт-логистика тармагын билгеләп үтте.
Миңнеханов тагын 2024 елда Россия белән Кытайның дипломатик мөнәсәбәтләрнең 75 еллыгын билгеләп үтүенә игътибар итте. Татарстан бу элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә. «Татарстан Кытай провинцияләре белән 7 килешү һәм муниципаль берәмлекләр арасында бик күп килешүләр төзелде. Товар әйләнешенең еллык үсешен билгеләп үтәбез. Татарстанга бөтен импортның якынча 60 проценты Кытайдан килә», - дип уртаклашты Миңнеханов.
Татарстан Рәисе сүзләренчә, Цзилинь провинциясе Кытайның бик тиз үсеш ала торган төбәкләре арасында һәм бай җир ресурсларына ия. Провинция илнең көньягы һәм төньягы арасындагы рейслар өчен мөһим транспорт төене булып тора.
Рөстәм Миңнеханов быел октябрь аенда Казанда БРИКС илләре башлыкларының очрашуы турында искәртте. Си Цзинпинның Россиягә сәфәре вакытында РФ белән Кытай арасында сәүдә мөнәсәбәтләренең, аерым алганда, Татарстан белән гамәлгә ашырыла торган проектлар аша үсеше яхшы үрнәк булачак, дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов логистика мәсьәләләренә аерым тукталды. «Кытайда Ефәк юлның «Бер пояс - бер юл» зур проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге проект һәм Евразия икътисади берлеге планнарын гамәлгә ашыру кысаларында халыкара транспорт-логистика коридорларын булдыру эше алып барыла. Узган ел ахырында «Европа - Көнбатыш Кытай» транспорт маршруты составында «Мәскәү - Казан» М-12 югары тизлекле автомобиль юлы сафка бастырылды», - диде республика җитәкчесе.
Очрашуда гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар. Казан федераль университетында Конфуций мәгариф-мәдәният институты эшли. Республикада Кытайдан 2,5 мең студент белем ала. Очрашу азагында Миңнеханов фәнни берләшмәләр, югары уку йортлары арасындагы элемтәләрне киңәйтергә, бергә берничә фәнни проектны гамәлгә ашырырга кирәк дип санавын әйтте.