Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә гаризалар кабул ителә
Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә эшләр 2024 елның 19 маена кадәр кабул ителә.
«Премиягә 14 — 30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә ала», дип хәбәр итә Татар китабы йорты.
Һәр премиянең күләме — 50 000 сум.
Проза юнәлешендә күләме 20000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә. Тәрҗемә юнәлешендә 2024 елда Шәриф Камалның «Ике яхшы» хикәясенең инглиз, алман яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә.
Гаризалар һәм эшләр Яндекс.Форма аша җибәрергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/66153ee5505690161f4fffc7/
Премияне тапшыру тантанасы 2024 елның май ае ахырында үткәрелә.
Белешмәләр өчен: 8 (843) 590-80-67, 8 (843) 590-80-66, kamalpremiyese@yandex.ru