Әлмәтнең көрәшче кызы бөтенроссия ярышларында алтын медаль алган
В.И. Чапаев истәлегенә ирекле көрәш буенча 55нче Бөтенроссия турниры Чувашия Республикасында узды. Әлмәтне турнирда Екатерина Кошкина тәкъдим итте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Беренчелек өчен көрәшү өчен Чабаксарга илдән 100 көрәшче килде.
Ул 4 көрәштә җиңеп, (65 килограмм авырлыкта) алтын медаль яулады.