Буада Рамазан аенда тәравих намазына йөрүче балаларга велосипед бүләк иттеләр
Буа районы үзәк паркында Ураза гаете көнне балалар өчен бәйрәм оештырылды. Бу хакта «Знамя» сайтында хәбәр ителә.
Чараны район мөхтәсибе Ильмир Хәсәнов җитәкчелегендә Шамил хәзрәт Вәлиуллин үткәрде. Бәйрәмгә төрле милләт һәм дин вәкилләре чакырылды.
Мөхтәсиб Ильмир Хәсәнов Рамазан ае башында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясады. Бәйге шартлары буенча балалар ай дәвамында шәһәр мәчетләренә тәравих намазынга йөрергә тиеш иде.
Шулай итеп, 8 яшь мөселманга велосипед бүләк ителде.
«Мин мондый шәп бүләк көтмәгән дә идем, мин бик шат», – диде велосипед алган Абдулсамат Җәббаров.
Сәхнәдә Коръән аятьләре укылды. Балалар батутта сикерде, төрле конкурсларда ктанашты, татлы мамык һ.б. белән сыйланды.