Казанда «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең өченче сезоны төшерелә
Башкалада Татарстан Республикасының 9 муниципаль берәмлегеннән төрки тарих белән кызыксынучы 12 өлкән сыйныф укучысы — «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы өченче сезонының ярымфинал уеннарын уйнады. Алда бары тик уен финалы гына калды һәм ул беренче тапкыр Болгар шәһәрендә узачак. Яшел Үзән, Казан, Нурлат һәм Мамадыштан алты финалистка КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Төрки халыклар тарихы» профилендә төп трофей - бюджет урыннары өчен көрәшне дәвам итәргә туры киләчәк. Телепроектны төшерү 2024 елның 23 апрелендә узачак.
«Тархан» өченче сезонда үзенең тарихи спектрын киңәйтеп, яңа төсләр белән балкый башлады», -дип саный телепроект продюсеры Ирина Локтева. «Укучыларның һәм университет укытучыларының төшерү мәйданчыгында танышуы мөһим һәм файдалы мизгел булып тора. Бу булачак студентлар өчен бик мөһим элемтә. Моннан тыш, проект безнең тарихны өйрәнергә мөмкинлек бирә. Күпчелек кеше өчен бу бөтенләй яңа мәгълүмат һәм мондый формат кызыксынучан тамашачысын табачак».
ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле, проектны гамәлгә ашыру инициаторы, тарихчы Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, финалның Болгар шәһәренең тарихи урыннарында узуы табигый: «Болгар музей-тыюлыгы - ул тирән тамырлар, безнең тарихыбыз-мәдәниятебез. Бәлки, бу традициягә әверелер һәм «Тархан»ның яңа сезоны республиканың башка тарихи урыннарында төшерелер. «Тархан» конкурсы талантлы һәм тарих белән мавыккан яшьләрне җәлеп итә торган магнит булыр дип ышанасы килә. Бу егетләр бөтен Евразия тарихын өйрәнү өчен клуб җәмгыятенә берләшә алачак һәм тарих фәннәре дөньясында безнең өметебез булачаклар.