Волынец күп балалы гаиләләргә, мохтаҗлык факторына карамастан, ярдәм күрсәтергә чакырды
Татарстанда күп балалы гаилә статусы чикләнмәве һәм көндезге бүлектә укучы 23 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган студентлары булган күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын тарату турындагы закон кабул ителде. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына күп балалы гаиләләрнең тагын нинди ярдәм чараларына мохтаҗ булуы турында сөйләде.
«Киләсе адым — 18 яшь, яки югары уку йортын тәмамлаганда 23 яшькә җитмәгән өлкән балалар түгел, ә күрсәтелгән яшькә кече балаларның җитүе, чөнки бу гаиләләр өчен зур әһәмияткә ия», - диде ул.
Элегрәк Татарстанда 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган, шул исәптән уллыкка алганнар да күп балалы гаилә булды. Шул ук вакытта өлкән балага 18 яшь тулгач, күп балалы гаилә статусы туктатыла иде.
Хәзер гаилә күп балалы статусы чи кләнмәгән срокта санала, әмма социаль ярдәм чаралары өлкән бала билгеле яшькә җиткәнче, көндезге бүлектә уку шарты белән биш елга озайтыла. Балалар омбудсмены гаилә социаль ярдәмне гаиләдә кече бала шушы яшькә җиткәнче алырга тиеш дип саный.
«Эш шунда ки, кайбер гаиләләрдә өлкән һәм аннан соңгы балалар туу арасы шактый зур була, кайвакыт 10-15 ел тәшкил итә. Шул рәвешле, балалы гаиләләргә түләүләр алу вакытын озайтырга мөмкин булыр иде», - дип аңлатты Ирина Волынец.
«Татар-информ» әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, Татарстан халык өчен даими рәвештә ярдәм чараларын киңәйтә, ә яңа закон кабул итү - бик мөһим адым. Әмма мохтаҗлык факторына бәйсез рәвештә, әлеге исемлекне киңәйтеп, барлык күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтергә кирәк.
«Күп балалы гаилә статусы мохтаҗлык факторы юкка чыгарылгач, чын-чынлап абруйлы булачак. Ул чагында безнең кешеләр күп балалы булудан курыкмаячак», - диде Волынец.
Спикер фикеренчә, тулаем алганда кабул ителгән яңалыклар Татарстанда демографик проблеманы хәл итүдә ярдәм итәчәк.