Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1,1 млн данәдән артык йомырка сатылган
Татарстанда биш ярминкәдә 1,1 млн данәдән артык тавык йомыркасы сатылган. Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә йомыркага ихтыяҗ зур иде. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең ярминкәләр гадәттәгечә халык, бигрәк тә яңа өлгергән яшелчә алырга теләүче шәһәрлеләр арасында зур ихтыяҗга ия. Беренче ярминкәләрдә йомыркага ихтыяҗ зур булса, хәзер чират юк», - дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Биш ярминкәдә барысы 340,9 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Татарстанлылар 522,6 тонна яшелчә, шул исәптән 282,6 тонна бәрәңге, шулай ук 89,3 тонна сөт, 203,6 тонна шикәр һәм 425,4 тонна ит, шул исәптән 223,5 тонна сыер ите сатып алган.
Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 16 мартта эшли башлады һәм 28 апрельгә кадәр дәвам итә. Алар Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллының һәм Яшел Үзән районының ике мәйданчыгында, Түбән Каманың өч мәйданчыгында һәм районнарда төрле вакытларда уза.