Путин ике татарстанлыга Россия җирле үзидарәсе мактаулы хезмәткәре исемен тапшырды
Татарстанның ике кешесе РФ җирле үзидарәсенең мактаулы хезмәткәрләре булды. РФ Президенты Владимир Путин имзалаган указ хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы эше өчен», - диелә указ текстында.
Мактаулы исемнәр Балык Бистәсе районының Юлсубино авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятовка һәм Менделеевск районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиевага тапшырылды.
Указ белән шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә билгеләп үтелде – шәһәр башлыгы Дуслык ордены белән бүләкләнде.