Рөстәм Миңнеханов начар һава шартларында сак булырга һәм өйдә булып торырга киңәш итә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсенә язылучыларга начар һава шартларында үзләрен сакларга һәм урамга чыкмаска киңәш итте. Бу хакта ул Телеграм-каналында язган.
«Республикада бүген урыны белән көчле җил, яшен, боз явуы көтелә. Кайбер районнарда җимерелүләр бар инде. Мондый һава торышында өйдә булып тору хәерле. Үзегезне саклагыз», - дип язган ул.
Шулай ук ул видео да куйды, анда боз яуганы, көчле җилдә агачлар чайкалганы күренә. Пабликлардан алынган мәгълүматларга караганда, видеоны Татарстанның Апас районында төшергәннәр.
Искәртик, республикада шторм кисәтүе игълан ителде. Ул 24 апрельгә 2.00 сәгатькә кадәр гамәлдә була.
Яшел Үзән районында да боз яуган, Буада көчле җил сәбәпле, биналарга зыян килгән.