Татарстанда 3D-принтерда ясалган Россиядә беренче мәдәни үзәк барлыкка киләчәк
2025 елда Татарстанның Әлмәт районында төзелеш 3D-басмасы ярдәмендә булдырылган Россиядә беренче иҗтимагый-мәдәни үзәк барлыкка киләчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Бу – Россиядә төзелеш 3D-басмасы алымы белән булдырылган беренче иҗтимагый-мәдәни үзәк. Асылда, ул рәсми рәвештә дәүләт экспертизасын уза торган һәм нәкъ менә 3D-басма буларак файдалануга кабул ителәчәк Россиядә беренче бина булачак», - дип белдерде агентлыкка 3D4Art проектына нигез салучы Роман Павленко Ташкентта ачылган «Иннопром. Үзәк Азия» күргәзмәсендә.
Аның сүзләренчә, төзелеш инде башланып килә, басманың төп өлеше – бу сезонда, ә төзелеш эшләре рәсми рәвештә 2025 елның мартында тәмамланачак. Бер үк вакытта барлыгы алты бригада эшләячәк, объектның мәйданы – 1,5 мең квадрат метр, биеклеге 10 метрдан артып китәчәк. Проектны гамәлгә ашыру өчен махсус җиһаз ясаганнар.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда 3D-басма үзәге төзергә ниятләүләре хакында хәбәр иткән иде.