Валерий Фальков һәм Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә югары нефть мәктәбе стендында имза калдырды
Татарстан икенче ел рәттән алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсен кабул итә. Әлмәттә Нефть югары мәктәбендә уза торган чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты.
«Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән бергә технологик суверенитетны кадрлар белән тәэмин итү турында фикер алыштык. Алга, инженерлар, киләчәк сезнең кулда!» - дип җиткерде үзенең телеграм-каналында республика җитәкчесе.
ТР Рәисе һәм федераль министрлык башлыгы стендка имза куйды. Рөстәм Миңнеханов «Алга!» дип язган, ә Валерий Фальков «Хәерле юл!» теләгән.