Чувашия Хөкүмәте 1 Май һәм 9 Майда массакүләм чаралар үткәрмәскә карар кылды
Чувашия Хөкүмәте гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатыннан май бәйрәмнәрендә массакүләм чаралар үткәрмәскә карар кылды. Республика башлыгы Олег Николаев телеграм-каналында шулай дип язган.
«1 Май демонстрациясе, «Үлемсез полк» йөреше, җыелма полкның тантаналы узуы, салют булмаячак», - дип язган ул.
Николаев билгеләп үткәнчә, бәйрәм чараларын башка форматта үткәрергә ниятлиләр: предприятиеләрдә «маёвкалар» була, «Үлемсез полк» йөреше онлайн рәвештә уза, «Җиңү тәрәзәләре», «Ветеранга шалтырату» һ.б. акцияләр оештырыла.
«Ветераннарга һичшиксез игътибар күрсәтәчәкбез, - диде республика башлыгы. – Барлык иминлек чараларын үтәвегезне, уяу булуыгызны сорыйм. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз».