Сочида V Көньяк Сабан туе узачак
28 апрель көнне Сочида V Көньяк Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабантуй кысаларында традицион уеннар, милли көрәш, мастер-класслар, Татарстан Республикасы артистлары чыгышы һәм башка күңел ачулар көтә.
Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны – Адлер, Мәдәният һәм ял паркы, Ромашек 1/1.