Май бәйрәмнәрендә Казаннан Якутскига туры рейс ачыла
Май бәйрәмнәрендә Казаннан Якутскига самолет оча башлый. Бу турыда Nordwind («Северный ветер») авиакомпаниясе мәгълүматларыннан билгеле булды.
Казан аэропорты матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, очыш якынча 6 сәгать дәвам итә. 28 апрельдән Казаннан Якутскига рейслар чәршәмбе һәм якшәмбе башкарыла. Самолет Казаннан 23.15 сәгатьтә оча, Якутскига җирле вакыт белән 11.10 сәгатьтә төшә.
Әмма авиакомпаниянең сайтында 28 апрельгә билетлар сатылып беткән, шулай ук киләсе рейсларга да билетлар аз калган.
Самолет Якутскидан Казанга дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе оча, Якутскидан 12.20 сәгатьтә күтәрелә, Казанга җирле вакыт белән 12.40 сәгатьтә төшә.
29 апрельдә Якутскидан Казанга беренче рейс белән студентлар килә, алар шәһәр белән танышачак, диделәр «Сахамедиа»да.