Татарстанда +13 градуска кадәр җылы һәм болытлы һава торышы көтелә
Атнаның беренче эш көнендә татарстанлыларны аязучан, явым-төшемсез болытлы һава торышы көтә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндезге температура +8дән +13 градуска кадәр тәшкил итәчәк (төнлә термометр баганасы +1 градуска кадәр төште). Җил төньяк-көнбатыштан, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк, урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Якын көннәрдә республикада һава шартларының начараюы көтелә, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.